Яшьлегебез кайтыр әйләнеп (Яшьлек дәвам итә)

Категория: көе сүзләре

"Гомер үтә дисең" — сүзләрең хак,
Котылуга юк шул чарасы.
Иртән чыгып кич баеган кояш
Юлы гына гомер арасы.

Яшьлек бит ул мәңге дәвам итә,
Гомерләргә — гомер бәйләнеп.
Балаларга биргән гомерләр дә
Яшьлегебез кайтыр әйләнеп.

Әммә сиңа авыр уфтанырга
Үткән гомер үткән, яшьлеккә.
Нигә инде яшьлек хыялларын
Вакытыннан алда күмергә?

Яшьлек бит ул мәңге дәвам итә,
Гомерләргә — гомер бәйләнеп.
Балаларга биргән гомерләр дә
Яшьлегебез кайтыр әйләнеп.

Картлык шатлык түгел, дисәләр дә
Күңел шат ул күрсә уңышын.
Агач та бит язын чәчәк атып
Көзен генә бирә уңышын.

Яшьлек бит ул мәңге дәвам итә,
Чәчләребез — чәчәк бәйләнеп.
Балаларга биргән гомерләр дә
Яшьлегебез кайтыр әйләнеп.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.5 (2 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »