Йөрәк патшам

Миңа карап күзләремнең
Нурлаганын күрсә таң,
Әй, нурланганын күрсә таң,
Таң нурларын үбәр идем
Күземнән чагылганда,
Таңны моңга күмәр идем
Чулпаным кабынганда,
Таңны моңга күмәр идем
Чулпаным кабынганда,
Әй, чулпаным кабынганда.

Миңа карап йөзләремнең
Елмайганын күрсә ай.
Әй, елмайганын күрсә ай.
Ай нурларым җыяр идем
Талмый көннәр буена,
Нурлар буе сибелер идем
Синең зифа буеңа,
Нурлар буе сибелер идем,
Синең зифа буеңа,
Әй, синең зифа буеңа.

Йөрәк патшам дигәнеңне
Ишетсә әгәр чишмә,
Әй, ишетсә әгәр чишмә.
Якуб суып эчәр идем
Сусауымны басканчы,
Назлап — назлап сөяр идем
Йөрәгемне ачканчы,
Назлап — назлап сөяр идем
Йөрәгемне ачканчы,
Әй, йөрәгемне ачканчы.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.3 (3 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »