Аерылу юк

Аерылыу юк сөйгән йөрәкләргә,
Без кавыша алмас ара юк,
Сагыну бар, ләкин күңелләрдә
Әрнеп торган утлы яра юк.

Һәр урында дуслар кочак җәя,
Кул сузалар миңа чын дуслар;
Чөнки җирдә, сөю белән бергә,
Илгә багышланган хезмәт бар.

Арабызда кояш балкып тора,
Җилләр исә — яман җил түгел;
Җиребез киң, ләкин кешеләрне
Адаштыра торган җир түгел.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »