Добавлено Almaz в Пнд, 17/11/2014 - 13:58
Матур була бар җир йөзе
Нурларга чумса,
Мәхәббәтнең сайрар кошы
Йөрәккә кунса.
Яшәсәң икән сайрашып,
Сөенеп кенә,
Гомер буе сөйгәнеңнән
Сөелеп кенә.
Матур була кышлар ап-ак,
Салкынар белән;
Матур була йөрәк, сүнмәс
Ялкыннар белән.
Яшәсәң икән бер янып,
Бер көеп кенә,
Гомер буе сөйгәнеңнән
Сөелеп кенә.
Матур була җәйләр яшәл,
Хуш исләр белән;
Матур була кеше җаны
Саф хисләр белән.
Үтсен гомер саф хисләргә
Төренеп кенә,
Гомер буе сөйгәнеңнән
Сөелеп кенә.
/1977/