Ак тулпарым

Ак тулпарым, җитез, җитез ак тулпарым
Очкын сибәр җиргә көмеш дагалар,
Хыялдагы әкият, әкият илләренә
Илтсен әле илтсен мине Ак тулпар!

Ак тулпарым, минем, җитез ак тулпарым
Ак бәхеткә генә илтәр юлларым.
Сезнең өчен күңел, күңел ачкычларым!
Сезнең өчен генә якын дусларым!

Мәңгелеккә барыр, барыр маяк булып
Дөньялыкта кылган барлык изгелек
Күңлемдәге изге, изге теләкләрем
Сезнең өчен генә булыр иң элек!

Сезнең өчен һәрчак ачык ишекләрем
Дусларым, туганнар ешрак килегез!
Күңелемдә булган җылы хисләремне
Үзегезгә алып, алып китегез!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.5 (11 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »