Никахлар укыла күкләрдә

Бәхет кошы кунган иңегезгә
Күзегездә шатлык нурлары
Ике йөрәк бергә кушылганда
Башланганда гомер юллары
Никах бит ул укыла күкләрдә
Кавыштыра сөю сукмагы
Алып барсын бәхет илләренә
Мәхәббәтнең олы юллары

Сез яшәгез мәхәббәттә янып
Яшәгез лә сөеп сөелеп
Күктә кояш көлеп кенә торсын
Сезнең уңышларга сөенеп!
Никах бит ул укыла күкләрдә
Кавыштыра сөю сукмагы
Алып барсын бәхет илләренә
Мәхәббәтнең олы юллары

Ничә генә еллар үтсәләр дә
Сүрелмәсен мәхәббәтегез!
Үткән чакта гомер юлыгызны
Бәхет, шатлык белән үтегез!
Никах бит ул укыла күкләрдә
Кавыштыра сөю сукмагы
Алып барсын бәхет илләренә
Мәхәббәтнең олы юллары

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »