Олы чишмәм

Авылымның йөзек кашы
Көмеш сулы чишмәм
Җырлы чишмәм, моңлы чишмәм
Изге Олы чишмәм!

Ничә буын ул чишмәнең
Татлы суларын эчкән
Сандугачлар шул чишмәгә
Моңнарын эзләп төшкән!

Туйлардан соң “су юлы”на
Яш киленнәр төшкән
Бала— чага су чәчрәтеп
Шунда уйнап үскән!

Тырыш халкым җырлап эшли
Җырлап яши дә белгән
Сусаганга көмеш чишмәм
Салкын суын биргән!

Дошман килгәч, ир— егетләр
Яу кырына киткән
Еллар арты еллар үткән
Чишмә һаман көткән

Батыр уллар һәйкәл булып
Беркөн җиңеп кайтып төшкән
Тау өстендә горур һәйкәл
Тау астында чишмәм!

Сандугачлар шул чишмәгә
Моңнарын эзләп төшкән!
Җырлы чишмәм, моңлы чишмәм
Олы изге чишмәм!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »