Сагынырбыз әле

Бергә чакның кадрен белеп кенә
Бергә үтик әле юлларны!
Бергә чакта әйдә җырлыйк әле
Сузыйк әле безнең җырларны!

Сагынырбыз әле таралышкач
Сагынырбыз туган урамны,
Сагынырбыз әле бу таңнарны
Сагынырбыз безнең җырларны!

Кире кайтмас диеп бу мизгелләр,
Кире кайтмас диеп бу көннәр,
Көн артынна көннәр үтә торгач
Үтәр инде үтәр гомерләр!

Сагынырбыз әле чишмәләрне
Сагынырбыз тургай тавышын
Сагынырбыз яфрак җилфердәвен
Сагынырбыз инеш агышын

Бергә чакның кадрен белик әле
Кире кайтмас инде бу көннәр,
Бергә чакның кадрен белик әле
Көн арты көн үтәр гомерләр!

Сагынырбыз әле таралышкач
Сагынырбыз кошлар тавышын
Сагынырбыз әле бу таңнарны
Сагынырбыз инеш агышын

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »