Сөйлә әле әнием серләреңне

Категория: көе сүзләре

Сөйлә әле әнием серләреңне
Утыр әле әнием яннарыма
Сөйлә әнием узган гомереңне
Күргәнеңне гомер юлларыңда

Сөйлә әнием узган гомерләрне
Сөйлә әнием айлы кичләрне
Сөйлә әнием матур язларны,
Сөйлә әнием җәйге таңнарны!

Сөйлә әле әнием миңа тагын
Әтиемнең кыяр-кыймас чагын
Сөйлә миңа әнием айлы кичне
Йолдызларның сезгә күз кысканын

Сөйлә әнием узган гомерләрне
Сөйлә әнием айлы кичләрне
Сөйлә әнием матур язларны,
Сөйлә әнием җәйге таңнарны!

Сөйлә әнием матур язларны да
Сандугачлы җәйге таңнарны да
Сөйлә әле әнием серләреңне
Утыр әле әнием яннарыма

Сөйлә әнием узган гомерләрне
Сөйлә әнием айлы кичләрне
Сөйлә әнием матур язларны,
Сөйлә әнием җәйге таңнарны!

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »