Ут күршеләрем

Ике иңдә ике фәрештәдәй
Язмыш үзе биргән ике кешем!
Шатлык, кайгыларны бүлешүчем!
Уң як күршем, минем сул як күршем!

Исән-имин яшәсеннәр диеп!
Җырларымда җырлыйм сезне сөеп
Мин яратам сезне күршеләрем
Сабыр җанлы, ут күршеләрем!

Авырлыклар килә калса әгәр
Иң беренче булып хәл белүчем
Нинди яхшылыклар эшлим сезгә?
Бу хисләрем барып җитсен өчен

Исән-имин яшәсеннәр диеп!
Җырларымда җырлыйм сезне сөеп
Мин яратам сезне күршеләрем
Сабыр җанлы, ут күршеләрем!

Бары уртак, югы бергә булып
Үпкәләргә калдырмаек урын
Ярдәмләшеп, җитәкләшеп үтик
Ут-күршеләр булып гомер юлын

Исән-имин яшәсеннәр диеп!
Җырларымда җырлыйм сезне сөеп
Мин яратам сезне күршеләрем
Сабыр җанлы, ут күршеләрем!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »