Әниемнең яран гөлләре

Ничә еллар саклый туган нигез
Әниемнең йөрәк җылысын
Нурлы тәрәзәләр әниемнең
Хәтерлиләр җылы сулышын

Әниемнең яран гөлләре лә
Балачагым хатирәләре
Әйтерсең лә әнием иртән торып
Ачып куйган тәрәзәләрне.

Тәрәзәдән, гөлләр арасыннан
Әнием карый сыман урамга
Нигә болай ашыгасыз еллар
Туктатырга бер дә юк чара

Әниемнең яран гөлләре лә
Балачагым хатирәләре
Әйтерсең лә әнием иртән торып
Ачып куйган тәрәзәләрне.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »