Туган көн белән

Категория: көе сүзләре

Кышлар үтеп китә
Җылы язлар җитә
Алыштыра төнне иртәләр
Көн саен көн туа
Гомер шулай уза
Кеше гомере бик тиз үтә лә
Туган көнең белән
Тәбрик итәм сине
Бераз моңсу, күбрәк сөенеч
Ходай тарафыннан
Шулай яратылган
Кабул итеп алыйк шул килеш

Саклыйбыз хәтердә
Авылның кичләрен
Яшьлекнең онтылмас хисләрен
Күп еллар узса да
Әле генә сыман
Тәүге тапкыр сине үпкәнем
Туган көнең белән
Тәбрик итәм сине
Бераз моңсу, күбрәк сөенеч
Бездән генә тормый
Гомер уза шулай
Кабул итеп алыйк шул килеш

Безнең эзләр калган
Яшьлек урамнарын
Җитәкләшеп үтик тагын бер
Үпкәләмик әле
Үтеп киткәннәргә
Барбер кире кайтмас ул гомер
Туган көнең белән
Тәбрик итәм сине
Бераз моңсу, күбрәк сөенеч
Бездән генә тормый
Һәркемнең үз гомре
Кабул итеп алыйк шул килеш

Голосов пока нет
Бу җыр , репертуарында бар
« »