Олы юлдан ярсып, ярсып чаба
Гомернең йөгерек атлары,
Бәхет бит ул, якын дуслар белән
Тормыш юлын бергә атлавы.
Әй, дусларым, туганнарым
Танышларым минем якыннарым,
Чибәрләрем, батырларым
Бергә-бергә яшик матурларым!
Бергә-бергә уйнап көлеп яшик
Җиңеп яшик кайгы сагышны
Бергә-бергә җыелышкач һәрчак
Яңгырасын гармун тавышы.
Әй, дусларым, туганнарым
Танышларым минем якыннарым
Чибәрләрем, батырларым
Бергә-бергә яшик матурларым!
Шатланышып җир җимертеп яшик
Сез булырсыз табын түрендә
Көнләшкәннәр әйдә көнләшсеннәр
Яшибез дөньяда бер генә!
Әй, дусларым, туганнарым
Танышларым минем якыннарым
Чибәрләрем, батырларым
Бергә-бергә яшик матурларым!