Добавлено fm2021 в ЧТ, 04/12/2014 - 15:42
Төпсез күзләреңә карыйм
Яратам диеп
Сине генә, сине генә
Яшимен сөеп!
Йөрәгемнән чыккан хисләр
Тәүге хисләрем
Күкрәгемә кысып-кысып
Сөеп иркәлим!
Төпсез күзләреңә карап
Очып әйләнәм
Юлларыбыз гомерлеккә
Бергә бәйләнгән
Йөрәгемнән чыккан хисләр
Тәүге хисләрем
Күкрәгемә кысып-кысып
Сөеп иркәлим!
Йөрәгемнән өзлеп төшкән
Сөю сүзләре
Сине күзли, сине генә
Минем күзләрем!
Йөрәгемнән чыккан хисләр
Тәүге хисләрем
Күкрәгемә кысып-кысып
Сөеп иркәлим!