Фидан гөлем

Категория: көе сүзләре

Борма — борма гомер юллары
Атлар чыгымлады дулады!
Турайтып юлларны
Тышаулап атларны
Бергэ атлыйк шул юллардан
Тотынышып кулга кулларны
Сина гына булсын йөрәгем!
Ышанычым, бәхетем, терәгем
Фидан голем: бердән-берем, бәгрем
Шатлык белән үтсен көннәрең

Очраганда юлда киртәләр
Аяз булмаганда иртәләр
Синен кулны тоям
Син юлымда кояш
Егылганда кул биручем син!
Ин кадерле кешем минем син!
Сина гына булсын йөрәгем!
Ышанычым, бәхетем, терәгем
Фидан голем: бердән-берем, бәгрем
Шатлык белән үтсен көннәрең

Тормышымда минем киңәшчем
Һәрвакытта якын сердәшем
Кукрәгеңә кысып
Назлап иркәләуче
Жил давыллардан саклаучым
Минем юлымдагы маяк син
Сина гына булсын йөрәгем!
Ышанычым, бәхетем, терәгем
Фидан голем: бердән-берем, бәгрем
Шатлык белән үтсен көннәрең

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »