Күл буенда

Категория: көе сүзләре

Күзгә төшкән, күзгә төшкән
Йокы сымак, йокы сымак
Күлгә ак томаннар ятты.
Җил искән иде, җил искән иде.
Күл җай гына, күл җай гына
Камыш керфекләрен какты.

Тик дулкыннар уянмады,
Камышлар тындылар кабат,
Күл йоклый татлы төш күреп,
Ай йөзә җиргә карап.

Күл буена, күл буена
Киләм дидең, киләм дидең.
Килмәдең син нигә генә?
Күл буенда, күл буенда
Бик күңелсез, бик күңелсез
Ай белән тик миңа гына.

Тик дулкыннар уянмады,
Камышлар тындылар кабат,
Күл йоклый татлы төш күреп,
Ай йөзә җиргә карап.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.7 (3 голоса)
« »