Кайтуыңны сагынырмын

Сау бул инде, дисең, сау бул инде,
Йөрәккәем кинәт туктап куйды.
Куллар инде кулдан аерылды,
Ике канат, гүя каерылды.

Ишеттеңме икән тавышымны?
Мин көтәрмен һәр көн кавышуны.
Бергә йөргән сукмакларга табынырмын,
Сагынырмын, кайтуыңны сагынырмын.

Салкын гына өздең араларны,
Нинди сүзем сине яралады?
Адымнарың йөрәк санап торды:
— Аерылдык, — диде, — аерылды…

Ишеттеңме икән тавышымны?
Мин көтәрмен һәр көн кавышуны.
Бергә йөргән сукмакларга табынырмын,
Сагынырмын, кайтуыңны сагынырмын.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.5 (15 голосов)
« »