Кайттым туып-үскән якларга

Кайттым туып-үскән якларга,
Сагынып кайттым бала чакларга.
Әллә нигә күңел,
Үрсәләнеп бүген
Җилгән төсле саплар атларда.

Тыңладым мин кәккүк моңнарын,
Җырладым мин яшьлек җырларын.
Чишмәләрнең чыңы,
Сайрар кошлар моңы
Күңелемнең чиртте кылларын.

Рәхмәт сезгә, туган якларым,
Хәтер атлы саплар атларым.
Узганнарны уйлап,
Хәерлегә юрап
Яшьлегемә кайткан чакларым.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »