Зиянчура, син бит гүзәл җиркәй,
Әсир иттең мине мәңгегә.
Синең язмыш булды минем язмыш,
Минем язмыш синең җиреңдә.
Нинди генә җирләр гизмәдем,
Синнән гүзәл җирне күрмәдем.
Нинди генә сулар кичермәдем,
Һәр чак, Иек, сине ислимен.
Тауларына, урман-кырларыңа,
Гөлләреңә карап туймадым.
Ә кошларның сихри тавышларын
Моңнарыма салып җырладым.
Нинди генә җирләр гизмәдем,
Синнән гүзәл җирне күрмәдем.
Нинди генә сулар кичермәдем,
Һәр чак, Иек, сине ислимен.
Зиянчура — син бит гүзәл җиркәй,
Синдә үтте яшьлек елларым.
Сиңа булган изге теләкләрем
Җырларымда һәр чак яңгырады.
Нинди генә җирләр гизмәдем,
Синнән гүзәл җирне күрмәдем.
Нинди генә сулар кичермәдем,
Һәр чак, Иек, сине ислимен.