Чишмә җыры (өченче вариант)

Категория: көе сүзләре

Таң атканда чишмәләргә төшәм
Тартылганда (омтылганда) күңел сафлыкка.
Хыялларым яктыргандай була
Хисле йөрәк тулса шатлыкка.

Моң алырга төшәм чишмәләргә,
Өзелеп тә моңга куанам!
Чишмә җырыннан моңлырак көй
Бу дөнъяга әле тумаган!

Иртәләр дә чишмәләргә төшәм
Сандугачлар җырын тыңларга.
Илһам алып чишмә суларыннан
Йөрәк җырларымны җырларга.

Моң алырга төшәм чишмәләргә,
Өзелеп тә моңга куанам!
Чишмә җырыннан моңлырак көй
Бу дөнъяга әле тумаган!

Гомеркәйләр җирдә мәңге түгел,
Чишмә калыр җырлап үз җырын.
Җыр алырга килер чишмәләргә
Моңга сусагандай яшь буын.

Моң алырга төшәм чишмәләргә,
Өзелеп тә моңга куанам!
Чишмә җырыннан моңлырак көй
Бу дөнъяга әле тумаган!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.7 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »