Яңа йорт

Яңа йортның нигезендә
Талир тәңкәләр салдык.
Ташып торсын мында муллык,
Бәхет, татулык, саулык.
Яңа йортлар котлы булсын,
Табыннары мул булсын.
Дус-туганга, җыр-моңнарга
Урын иң түрдән булсын!

Яңа йорт — зур бәхет,
Чынга ашкан ак өмет.
Юмарт хуҗа, өстәл җыеп,
Өй түренә безне көт!

Яңа йортның ишегенә,
Элеп тә куйдык дага.
Тел-төшләрдән, кайгылардан
Сакласын, диеп, Ходай.
Яңа йортлар калкып торсын,
Калаларда, авылда.
Туган илләр башлана бит
Туган нигез ташыннан.

Яңа йорт — зур бәхет,
Чынга ашкан ак өмет.
Юмарт хуҗа, өстәл җыеп,
Өй түренә безне көт!

Туган йортның диварына
Туган-тумача тулсын.
Кояш кебек елмаешып,
Балалар йөгереп йөресен.
Гөлләр үскән нигезләрдә
Йөгереп йөресен балалар.
Яңа йортка бәхет теләп,
Имин торсын дөнүялар!

Яңа йорт — зур бәхет,
Чынга ашкан ак өмет.
Юмарт хуҗа, өстәл җыеп,
Өй түренә безне көт!

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »