Кичке җыр

Айлы кич килде
Идел ярына.
Дөнья күмелде
Ай нурларына
Йолдыз артыннан
Йолдыз кабына/
Ә мин ашыгам
Кызлар янына.

И кызлар, кызлар,
И гүзәл кызлар!
Сез барыгыз да
Якты йолдызлар.
Күзләп йөрсәм дә,
Меңләп йолдызны,
Мин яратамын
Бер генә кызны!..

Айлы кич килде
Идел ярына,
Күңел берәүне
Өзелеп сагына.
Кая барсаң да
Дуслар табыла,
Ә мин ашыгам
Кызлар янына.

И кызлар, кызлар,
И гүзәл кызлар!
Сез барыгыз да
Якты йолдызлар.
Күзләп йөрсәм дә,
Меңләп йолдызны,
Мин яратамын
Бер генә кызны!..

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.3 (4 голоса)
« »