Ак сиреннәр ак (таҗ) яфрагын коя,
Алар сине көткән көннәрем;
Коелдылар инде сиреннәрем,
Коелмасын күңелем гөлләре.
Ак сиреннәр җиргә чәчәк коя,
Бөтерелә ап-ак өермә.
Мин яратам сине, син ишетмә,
Мин яратам сине, син белмә.
Ак сиреннәр, ах, түгелә, димә,
Йолдыз буранына охшаган,
Күп нәрсәдә мин дә икеләнәм,
Мәхәббәткә генә ышанам.
Добавлено Almaz в Пнд, 05/01/2015 - 23:22
«
»