Көзге юллар

Категория: көе сүзләре

Борма-борма юллар ята,
Көзнең алтын юллары.
Тарта, тарта туган авылым,
Юк җанымның тынганы.

Кил (чык) каршыма, туган авылым,
Аунап үскән таугынам.
Кил (чык) каршыма, мәхәббәтем,
Кил каршыма, җыр тавышына,
Яшьлек таңгынам.

Яфрак сибеп юлларыма
Сәлам бирә ак каен.
Ял итсен (алсын), ди, йөрәккәең,
Ял итсен (алсын), ди, башкаең.

Кил каршыма, туган авылым,
Аунап үскән таугынам.
Кил каршыма, мәхәббәтем,
Кил каршыма, җыр тавышына,
Яшьлек таңгынам.

Кичтем Идел, диңгезләрне,
Уйларымның юк чиге.
Асыл җирләр күп булса да,
Туган якның юк тиңе.

Кил каршыма, туган авылым,
Аунап үскән таугынам.
Кил каршыма, мәхәббәтем,
Кил каршыма, җыр тавышына,
Яшьлек таңгынам.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (1 голос)
« »