Мамык шәлем

Мамык шәлен алам,
Иңнәреңә салам,
Челтер-челтер бизәк тоташтан.
Әнкәй, шәлең җылы,
Һәр бер күзе җырлы,
Күз нурларың белән тоташкан.

Ак мамыклар тетеп,
Нечкә нәфис итеп,
Орчыгыңа ничек эрләдең?
Һәр бизәге шәлнең —
Чәчәкләре җәйнең,
Кайсы аланнан отып бәйләдең?

Әгәр арып талсам,
Бүләк шәлен алам,
Җылылыгы күчә күңелгә.
Хәлләремне сизгән
Мине назлап сөйгән
Кулларыңны тоям иңемдә.

Чакырганда кайтып,
Ризыкларны татып,
Аңлый алдым микән хәлеңне?
Өшегәндә һаман,
Иңнәремә салам,
Әнкәй, синең мамык шәлеңне!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »