Ә шулай да

Язлар язлар булып килә
Чәчәкләр атсын өчен.
Язның нурларында күрәм
Тик синең генә төсең.

Ә шулай да дөнъя матур,
Матурлыкның ямен күрик әле.
Без бу җирдә кунак кына
Кадерләрен генә белик без.

Тирә-яклар бакча кебек,
Тик мәлләрен бел генә.
Бу дөнъяның тәмен беләм:
Аның тәме син генә.

Ә шулай да дөнъя матур,
Матурлыкның ямен күрик әле.
Без бу җирдә кунак кына
Кадерләрен генә белик без.

Бар дөнъяның матурлыгын
Тик синдә генә күрәм.
Жәйгорлар да күренгәндә
Аны, син, дип беләм.

Ә шулай да дөнъя матур,
Матурлыкның ямен күрик әле.
Без бу җирдә кунак кына
Кадерләрен генә белик без.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5.3 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »