Күл буена килсәң иде

Ялгыз үскән бер төнбоек
Тирбәлә суда.
Төнбоек та сине сагына,
Сине юксына.

Күл буена килсәң иде,
Уйларымны белсәң иде;
Ялгыз төнбоек шикелле
Юксынам сине.

Бөдрә таллар яшел ефәк
Күлмәген көйгән.
Таллар да, никтер моңаеп,
Башларын игән.

Күл буена килсәң иде,
Уйларымны белсәң иде;
Башын игән тал шикелле
Юксынам сине.

Кыр үрдәкләре кычкыра
Куе камышта.
Зифа буйлы камышлар да
Төшкән сагышка.

Күл буена килсәң иде,
Уйларымны белсәң иде;
Зифа камышларга карап,
Юксынам сине.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.5 (15 голосов)
« »