Каенгабак

Каен гына кабак моңнар сымак,
Сыртларыннан искән җилкәе, җилкәе.
Газиз генә микән, ай үз микән,
Һәр кемгә дә туган җиркәе, җиркәе.

Каен гына кабак, бөдрә куак,
Бөдрәләрең бетә көз җитсә, көз җитсә.
Бер көн яшәүең дә бер гомердер,
Туып үскән җирем үз итсә, үз итсә.

Каен гына кабак буйларында
Карчыгалар канат кагына, кагына.
Читтә чакта илкәй уйларымда,
Җиркәемне күңел сагына, сагына.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »