Туган авыл (икенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Авылымны ташлап киткәнгә
Инде ничәмә еллар узды.
Бер мизгелгә барам онытып,
Авылыма кайтасы иде.

Кайтсам әгәр туган авылыма,
Өзөлеп-өзөлеп елар идем.
Шатлыгымнан урам уртасында
Өздереп-өздереп бер җырлар идем.

Аерылганда туып үскән җирдән
Яшьләр килде моңсу күзләргә.
Сагынам мин авыл урамнарын,
Балачагым керә төшләргә.

Туган авылым мине каршы алса,
Кайтыр идем әллә кайлардан.
Чирәмендә ятып аунар идем,
Суын эчәр идем коелардан.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »