Әннә ги, геннә ги

Яулыкмыни, шәлмени,
Яулыкмыни, шәлмени.
Яулыкмыни, шәлмени лә,
Яулыкмыни, шәлмени.
Мин уртага чыккач кына,
Бер җырыгыз жәлмени?

Әннә ги, геннә ги,
Аягымда сандали.
Сөйгән ярым булмагачтын,
Ялынрырсам да ярый.

Аклы ситсы күлмәгемнең
Итәген сырлатканчы,
Үзем чыгып җырлыйм әле,
Кешегә җырлатканчы.
Үзем чыгып биим әле,
Кешегә биеткәнче.

Әннә ги, геннә ги,
Аягымда сандали.
Сандали түгел, пима,
Яшь күңелемне тыйма.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.3 (6 голосов)
« »