Өйдә буран булмасын

Китәм, диеп ник әйтәсең,
Күңелгә сагыш салып?
Китсең алып китәсең бит,
Ярты йөрәгем алып.

Аңлаешып яшиек лә,
Үкенечкә калмасын.
Тышта буран булса булсын,
Өйдә буран булмасын.

Бу дөньяда безнең гомер
Бер генә тапкыр килә.
Аерылгач ни буласын
Тик Ходай гына белә.

Язмышларда ялгышлар күп,
Ашыкма, уйлап кара.
Кабат ялгыш, кабат сагыш,
Гомер бит узып бара.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (3 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »