Ия башым

Категория: көе һәм сүзләре

Йомшак кына искән җилләр
Талларны иркәлиләр!
Ия дулкыннарын кочып
Очып йөриләр
Ия суы буйларында
Урманнар, кырлар
Туган якны зурлап җырлыйм
Моңлы җырлар

Тургайлар сайравын тыңлап
Үсә шаулап игеннәр,
Ике Иябашны зурлап
Төшә киленнәр!
Анда минем якыннарым
Анда туганнарым,
Анда булган минем тәүге
Адымнарым!

Чишмә башым, Ия башым
Ике авыл бер исем
Гомерләребез дуслыкта
Бергә үтсен!
Ике авыл арасында
Сукмаклар өзелмәсен
Шул сукмаклар йөрәкләрдә
Дәвам итсен!

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »