Уртак бәхет

Категория: көе һәм сүзләре

Җир йөзендә күпме ялгызлар
Үз парларын эзлиләр икән!
Миңа синең белән
Миңа синең белән
Кавышырга тәкъдирләр җиткән!

Икебезгә уртак,
Уртак бәхет килде,
Язмыш миңа сине,
Миңа сине бирде!
Сөеп, сөелешеп яшәгез диде
Сиңа мине бирде
Сиңа мине бирде!

Ничә еллар сине эзләдем,
Әйтер өчен сөю сүзләрен
Еллар буе сине,
Еллар буе сине
Еллар буе сине эзләдем

Икебезгә уртак,
Уртак бәхет килде,
Язмыш миңа сине,
Миңа сине бирде!
Сөеп, сөелешеп яшәгез диде
Сиңа мине бирде
Сиңа мине бирде!

Сынауларын үтеп язмышның
Менә инде хәзер табыштык
Сынаса да язмыш,
Сынаса да язмыш
Гомерлеккә диеп кавыштык!

Икебезгә уртак,
Уртак бәхет килде,
Язмыш миңа сине,
Миңа сине бирде!
Сөеп, сөелешеп яшәгез диде
Сиңа мине бирде
Сиңа мине бирде!

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »