Добавлено АлиһәНур в ВС, 08/03/2015 - 22:53

Ак Танып сине сагынып
Кайтам йөрәгем янып
Дәшәсең мине Танып
Ак дулкыннарга кагып.
Э Танып ага ага
Ак дулкыннарга кага.
Их, белсәгез, ак дулкыннар,
Йөрәгем ничек яна.
Ямансулап ярларда
Дәшәм бөдрә талларга
Талдагы былбылларга
Яшьлегем дип, кайларда?!
Э Танып ага ага
Ак дулкыннарга кага.
Их, белсәгез, ак дулкыннар,
Йөрәгем ничек яна.
Былбыллар сайрап кына,
Талларым аңлап кына,
Яшьлегең,диләр ярда
Калган моң булып кына.
Э Танып ага ага
Ак дулкыннарга кага.
Их, белсәгез, ак дулкыннар,
Йөрәгем ничек яна.