Кәбән өсте

Без йөгереп йөргән болын
Кәбәннәргә кереп бетте
Печән өсте, йөрәкләргә (2)
Чын мәхәббәт тәрәз чиртте
Чәчләреңдә чәчәк исе
Кәрәз балы ап-ак тәнең
Җиләк кебек тәннәреңнең (2)
Иреннәрем тоя тәмен

Тәннәр тәнгә нык береккән
Мәҗнүн, Ләйлә ул без икән
Чәчәкләрдән торган кәбән
Безгә түшәк, безгә юрган.
Сиңа рәхмәт, сиңа рәхмәт
Көтөп алган саф мәхәббәт
Рәхәт, рәхәт шундый рәхәт
Секундыңа,минутыңа
Мең-мең рәхмәт!

Бер-бребезгә береккәнбез
Соңгы тапкыр очрашкандай
Кәбән өсте, баш очында (2)
Безнеә хискә җыр җырлый ай
Без йөгереп йөргән болын
Кәбәннәргә кереп бетте
Печән өсте йөрәкләргә (2)
Чын мәхәббәт тәрәз чиртте

Тәннәр тәнгә нык береккән
Мәҗнүн, Ләйлә ул без икән
Чәчәкләрдән торган кәбән
Безгә түшәк, безгә юрган.
Сиңа рәхмәт, сиңа рәхмәт
Көтөп алган саф мәхәббәт
Рәхәт, рәхәт шундый рәхәт
Секундыңа,минутыңа
Мең-мең рәхмәт!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.7 (3 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »