
Бар ялкын өләшәсем
Вакытның ак канатына
Утырып оча хыял.
Елларны үткән чакларда
Чак тезгәннәрен тыям
Кешеләргә дөреслек утыннан
Бар ялкыннар алып бирәсем.
Бар изгелек уты өләшәсем, —
Тукта, вакыт, нигә ңиләсең?
Үтеп барган елларыңны
Үлчәмә бизмәннәрдэ
Алар халкың күңелендә
Калдырган эзләреңдә
Кешеләргә дөреслек утыннан
Бар ялкыннар алып бирәсем.
Бар изгелек уты өләшәсем, —
Тукта, вакыт, нигә ңиләсең?
Тезгенләп Вакыт атларын
Киңлегендә хыялның
Изгелек эшләп үземне
Мин бәхетле тоялдым
Кешеләргә дөреслек утыннан
Бар ялкыннар алып бирәсем.
Бар изгелек уты өләшәсем, —
Тукта, вакыт, нигә ңиләсең?