Бердән-берем

Яңгыр яуган зәңгәр кичне,
Бөтен җирдә шомырт исе.
Шатлыктан исергән төсле,
Атлыйм урамнан.
Дусларым җыелган җиргә,
Ашыгам “Сәләм” диергә,
Бергәләп шашып биергә
Көйләр куелган.

Сәләм, сәләм, сәләм, сәләм —
Кайда соң сөйгәнем?
Күңелем көтә ашкынып
Биергә килгәнен.

Утлар күз кысышкан чакта
Күз ташлыйм син килер якка.
Уйлагач тик синең хакта
Башканы күрмим.
Күңелемә килгән язны,
Син кабызган сөю назын
Хәтта юри,хәтта азга
Беркемгә бирмим.

Сәләм, сәләм, сәләм, сәләм —
Кайда соң сөйгәнем?
Күңелем көтә ашкынып
Биергә килгәнен.

Чәчәкләрнең ап-аклары,
Якты таңның саф чыклары
Язның сайрар кошчыклары,
Шаһит булыгыз.
Безнең сөю шатлыгына,
Безнең хисләр сафлыгына
Алга,хыял офыгына
Барыр юлыбыз.

Беләм, беләм, беләм, беләм, —
Син генә сөйгәнем,
Гөмерлеккә яр итәсе
Бердән-бер дигәнем.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (5 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »