Төшемдә җаным очты ерак,
Биек тауларда яткан дөнъяга.
Кешеләре рәушан-максум,
Аллаһ саклый саф илне.
Мин ышынам килер, изге заманалар,
Нурлы йөзен ачыр шәфкатлелек.
Ирекле күңел тынычлык табар
Гөл бала күңеле кебек.
Төшемдә җаным очты ерак,
Биек тауларда яткан дөнъяга.
Сихырланды, гашыйк булып,
Ямьгә кабылды җаным.
Давалаек җирнең ачык яраларын,
Саф чишмә су аксын Агыйдел дә!
Куе урманнар шаулап үссеннәр
Халыклар яшәгән җирдә.
Төшемдә җаным очты ерак,
Биек тауларда яткан дөнъяга.
Эш хуш килде мәрхәмәтем,
Төнен яктырды җаным.
Илдә хатын кызлар ана кадерен күрсә,
Ягымлы сүзләргә коенсалар.
Уйнар боргыда бар фәрештәләр,
Безгә хас рух кайткан чакта.