Күбәләкле болонда

Унап йөри күбәләкләр,
Гөлдән гөлләргә кунып.
Серләшәләр күк, аннары
Калалар тагын тынып.

Күбәләккә суздым кулым,
Алмакчы булдым тотып.
Чәчкәдәге чыкны эчеп,
Китте яңалан очып.

Күбәләккә тимим әле,
Очып йөресен, әйме.
Аллы гөлле күбәләкләр
Ямьләсен әле җәйне.

Күбәләккә суздым кулым,
Алмакчы булдым тотып.
Чәчкәдәге чыкны эчеп,
Китте яңалан очып.

Кояш та нурларын сузып
Карый миңа елмая.
Гөлләрем дә шыбырдашып,
Шатланышып баш ия

Күбәләккә суздым кулны,
Алмакчы булдым тотып.
Чәчкәдәге чыкны эчеп,
Китте яңадан очып.
Күбәләккә тимим әле,
Очып йөресен әйме.
Аллы гөлле күбәләкләр
Ямьләсен әле җәйне.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »