Мәктәбем (беренче вариант)

Дус ишләрне табарга,
Ак тасмалар тагырга,
Матур итеп язырга
Акбур белән тактага.

Мәктәбем, мәктәбем,
Өйрәтәсең барсына.
Соңга калмый барсам
Һәм тырышсам аз гына.

Хәрефләрне танырга,
Укырга һәм санарга,
Кушып, алып, бүлергә
Әллә нинди саннарга.

Мәктәбем, мәктәбем,
Өйрәтәсең барсына.
Соңга калмый барсам
Һәм тырышсам аз гына.

Кемнәр яшәгән җирдә,
Сөйләшкән нинди телдә?
Якты була ник көндөз,
Йөлдыз яна ник төнлә?

Мәктәбем, мәктәбем,
Өйрәтәсең барсына.
Соңга калмый барсам
Һәм тырышсам аз гына.

Белем алырга барам,
Мин бердә соңга калмам.
Авыр булса да фәннәр
Икеле, берле алмам!

Мәктәбем, мәктәбем,
Өйрәтәсең барсына.
Соңга калмый барсам
Һәм тырышсам аз гына.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8.8 (5 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »