Минем гәиләм

Уңган әткәем,
Уңган әнкәем
Тәмле аш, чаен
Тезә өстәлгә.
Кызык сүзләрдән,
Якты йөзләрдән,
Шаян күзләрдән,
Шатлык өстәлә.

Минем гаиләм,
Минем гаиләм
Иң кадерлесе, иң гүзәле
Минем гаиләм,
Минем гаиләм
Иң бәхетлесе, ил бизәге.

Кем алган «бишле»,
Кем тапкан ишен,
Сорый киңәшен
Кичке табында.
Кем нәрсә белгән,
Кем кайда йөргән,
Кем нәрсәкүргән,
Сөйлә барында.

Минем гаиләм,
Минем гаиләм
Иң кадерлесе, иң гүзәле
Минем гаиләм,
Минем гаиләм
Иң бәхетлесе, ил бизәге.

Авыр йөкләрдән,
Ачу, шикләрдән
Катгый чикләрдән
Арынсын күңел.
Сөйләшеп бергә,
Серләшеп гелдә,
Бергәләп җирдә
Яшәве җиңел.

Минем гаиләм,
Минем гаиләм
Иң кадерлесе, иң гүзәле
Минем гаиләм,
Минем гаиләм
Иң бәхетлесе, ил бизәге.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.3 (4 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »