Дуслар (өченче вариант)

Дусым белән ерак түгел
Күрше торабыз.
Уйныйбыз курчаклар белән
Өйләр корабыз
Дус булып гел дә
Йөрибез бергә.
Бармы дуслар безнең шикелле?!

Үпкәләшкән чаклар була,
Озакка түгел.
Ялгызлыкка һичкенә дә
Чыдамый күңел.
Ачулансак та,
Бик елашсак та,
Яңадан дуслашу күңелле!

Дәресләрдә булышабыз
Бер-беребезгә.
Чыкмый миннән, чыкмый синнән
Бер серебез дә.
Үрнәк алыгыз,
Дуслар табыгыз,
Дус булыгыз безнең шикелле!

Шатланабыз, кайгырабыз
Икегә бүлеп.
Ашыйбыз хәттә кәнфитне
Урталай телеп.
Бәләкәй диеп
Карама көлеп.
Дуслык безнең өчен кадерле!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (1 голос)
« »