Күңелле балачак җырлары

Уйныйм яшел болонда,
Ак чәчәкләр кулымда,
Әти-әни янымда, —
Җырым алар турында.

Моңнарын басуларның,
Чишмәләрнең суларын,
Чәчәкле болоннарның
Чабышкан колыннарын
Куштым шушы җырыма, —
Калсын йөрәк түрендә
Күңелле балачак җырлары.

Назлы куен — балачак,
Шаян ил син — балачак!
Бәхет көең, балачак,
Мәңге истә калачак!

Моңнарын басуларның,
Чишмәләрнең суларын,
Чәчәкле болоннарның
Чабышкан колыннарын
Куштым шушы җырыма, —
Калсын йөрәк түрендә
Күңелле балачак җырлары.

Алда көтә хыялым,
Чынга ашар уйларым!
Янымда бар дусларым,
Күңелдә бар җырларым!

Моңнарын басуларның,
Чишмәләрнең суларын,
Чәчәкле болоннарның
Чабышкан колыннарын
Куштым шушы җырыма, —
Калсын йөрәк түрендә
Күңелле балачак җырлары.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »