Кайтыгыз, сыерчыкларым!

Таныйм язны тамчыларның
Тып та тып тамганыннан,
Сары чәчәкләрен аткан
Хуш исле талларыннан.
Таныйм язны каргаларның
Чөм кара канатыннан,
Сыерчыкларым да очып
Килер алар артыннан.

Оя ясап элеп куйдым
Язгы кунаклар өчен,
Туган җиргә очып кайткан
Талган канатлар өчен.
Кайтыгыз сыерчыкларым —
Язның матур кошлары,
Озатыгыз җырлый-җырлый.
Суыкларны, кышларны

Кояш эретеп агыза
Кышның ап-ак карларын.
Тиздән сары чәчәк бизәр
Елгаларның ярларын.
Мин ясаган ояны да
Сыерчыклар күрерләр,
Туган җирнең бакчаларын
Шат җырларга күмерләр.

Оя ясап элеп куйдым
Язгы кунаклар өчен,
Туган җиргә очып кайткан
Талган канатлар өчен.
Кайтыгыз сыерчыкларым —
Язның матур кошлары,
Озатыгыз җырлый-җырлый.
Суыкларны, кышларны

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »