Әкиятләр илендә

Көмеш башмагын тоткан да
Егет эзли көлкызын,
Балыкның алтынын көтә
Бабай ярда көнозын.

Гел изгелек кенә җиңә
Әкиятләр илендә.
Тылсымлы нуры яшәсен
Өмет булып күңелдә.

Акбүзатның канатында
Очып сәяхәт иттем.
Уятып йокы сылуын,
Алчәчәк бүләк иттем.

Гел изгелек кенә җиңә
Әкиятләр илендә.
Тылсымлы нуры яшәсен
Өмет булып күңелдә.

Их, Алладин лампалары
Сатуда булса икән!
Җирдә чынлап янып, чыңлап
Могҗиза туса икән!

Гел изгелек кенә җиңә,
Әкиятләр илендә.
Тылсымлы нуры яшәсен
Өмет булып күңелдә.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »