Добавлено АлиһәНур в Пнд, 13/04/2015 - 02:04

Алсу таң туа,
Яңа көн килә.
Туган җиремә,
Яңа көй иңә…
Бу көйдән,
Сөенеч тусын.
Бәхет-шатлыклар,
Уртакка булсын.
Ул көйне җырлый,
Сайрар кошчыклар.
Биектә йөзгән,
Зәңгәр болытлар.
Бу көйдән,
Сөенеч тусын.
Бәхет-шатлыклар,
Уртакка булсын.
Ярсу елгалар,
Җырлап кузгала.
Урманнар, кырлар,
Моңга урала.
Бу көйдән,
Сөенеч тусын.
Бәхет-шатлыклар,
Уртакка булсын.