Гөнаһ төне

Син миңарга кадәр бик күпләрне
Зәңгәр төндә назга күмгәндер
Берденберем, җаным бәгрем диеп
Иреннәрен сурып үпкәндер.

Син гомремдә һич беренче түгел
Мин дә тәүге ярың түгел бит
Сөям диеп ник соң алдашабыз
Гөнәһ, ләззәтләргә бирелеп

Бик күп төннәр кебек монысы да
Үтеп китәр таңнар атуга
Ә мин куркам, куркам, куркам җаным
Сиңа чынлап гашик булудан

Син гомремдә һич беренче түгел
Мин дә тәүге ярың түгел бит
Сөям диеп ник соң алдашабыз
Гөнәһ, ләззәтләргә бирелеп

Ләззәт тулы гөнәһ төннәреннән
Йөрәкләрдә калган кыйпылчык
Сөям диеп дәшә бик күп ярлар
Яратучы гына юк шул, юк.

Син гомремдә һич беренче түгел
Мин дә тәүге ярың түгел бит
Сөям диеп ник соң алдашабыз
Гөнәһ, ләззәтләргә бирелеп

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр , , репертуарында бар
« »