Оло бәйрәм

Кыз:
Әтием өйгә кайтканны,
Аламын көтеп-көтеп.
Бергә сизмибез вакытның,
Киткәнен бик тиз үтеп.
Әти:
Мин дә сагыныплар кайтам,
Кадерлем минем — кызым.
Син бит минем күңелемдә,
Балкып янган йолдызым.

Өйдә бергәләп җыелу,
Әйтерсең, олы бәйрәм.
Күрсәтәбез һөнәрләрне,
Кичләрен берәм-берәм.
Җыр-биюләр, уен-көлке,
Ничек бергә күңелле.
Уртак булган шатлыклардан,
Күтәрәек күңелне.

Әти:
Сыздырыплар җибәр, кызым,
Скрипка кылларын.
Тарат әле, тарат җиргә,
Бәхет-шатлык моңнарын.
Кыз:
Син, әтием, җырлаганда,
Сандугачлар тын кала.
Сине тыңлап күңелләрдә,
Бар борчулар югала.

Өйдә бергәләп җыелу,
Әйтерсең, олы бәйрәм.
Күрсәтәбез һөнәрләрне,
Кичләрен берәм-берәм.
Җыр-биюләр, уен-көлке,
Ничек бергә күңелле.
Уртак булган шатлыклардан,
Күтәрәек күңелне.

Бергә:
Матур, тату гаиләләр,
Безнең тормышның яме.
Хөрмәт, олылау хисләре,
Яшәвебезнең тәме.
Татулык һәм бердәмлеккә,
Я, әйтегез ни җитә.
Бер-береңнең кадрен белү —
Тормышларны гөл итә.

Өйдә бергәләп җыелу,
Әйтерсең, олы бәйрәм.
Күрсәтәбез һөнәрләрне,
Кичләрен берәм-берәм.
Җыр-биюләр, уен-көлке,
Ничек бергә күңелле.
Уртак булган шатлыклардан,
Күтәрәек күңелне.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »