Добавлено АлиһәНур в Пнд, 13/04/2015 - 13:44

Челтерәп көләләр җирдә чишмәләрем,
Зәңгәр күкне нурлап кояш көлә.
Елмая каршыма очраган кешеләр, —
Күңелемдә шатлык: алар белә.
Җемелдәшеп күктә бииләр йолдызлар
Урманда куышып җилләр уйный.
Җир шары әйләнә; сөенәм, сөеләм,
Күңелем шатланып һич тә туймый.
Сабантургай сайрап талпына һавада,
Узыша кошларым моңнар түгеп.
Шатлыкка, җырларга, моңга сусаганнар
Килегез, күңелемне бирәм бүлеп.