Добавлено АлиһәНур в Пнд, 13/04/2015 - 14:12

Чагыладыр аңарда
Чишмәләрнең чыңы
Чишмәләр буенда
Җырланган җыр моңы.
Иделем агышы,
Йөрәгем сагышы,
«Бәлли-бәү» көйләүче
Әнкәем тавышы.
Тибрәтеп күңелне
Агыладыр тын гына,
Әйтерсең асылы
Тылсымлы моң гына.
Иделем агышы,
Йөрәгем сагышы,
«Бәлли-бәү» көйләүче
Әнкәем тавышы.
Шул тылсым — моң белән
Кергәнгә күңелгә,
Онытылмый туган тел,
Онытылмый гөмергә…
Иделем агышы,
Йөрәгем сагышы,
«Бәлли-бәү» көйләүче
Әнкәем тавышы.